Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын. Сәбәпләре:  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын, газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җитештерү процессның техник регламентын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,   ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 10  кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International