Казанга эш визиты нигезендә Россия МЧС Министры урынбасары Владимир Артамонов Россия МЧС Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Игорь Паньшин һәм ТР Россия МЧС Баш идарәсе эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин белән бергә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәген карады. Бу көннәрдә анда “Куркынычсызлык”, “Элемтә” һәм “Эш саклау һәм куркынычсызлыгы” махсус күргәзмәләре узды. Россия МЧС Министры урынбасары Россиядә эшләнгән янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм халыкка хәбәр итү өлкәсендә яңалыклар белән кызыксынды.
Күргәзмәдә 130 Россия һәм чит ил регионнары оешмалары катнашты. Казан милли фәнни тикшеренү технологик университеты галим-пиротехниклары яшенле болытлар ликвидацияләү өчен ясалган махсус җайланмалар макетларын күрсәтте. Бу шашкалар ярдәме белән болытларны самолетлар белән “куу” кирәклеге югала – дип раслый галимнәр. Бу яңалыклар белән Игорь Паньшин аеруча кызыксынды.
Гидрометеорологик процессларга йогынты ясау чаралары һәм пиротехник составлар – тагын бер ноу-хау. Коры вакытта яңгыр чакырырга мөмкин, яну вакытында йод көмеш аэрозоле бүлеп чыгаручы пиротехник состав белән тутырылган зур булмаган ракеталар.
Шулай ук урман янгыннары сүндерү җиһазлары һәм шартлау куркынычы булган янгыннар чыганакларын ликвидацияләү өчен төрле махсус җиһазлар чыгарылган иде. Ә күргәзмә павильоннарына керү урыны янында яңа янгын һәм коткару техникасы рәтләрен һәм күчмә башкару пунктын күрергә булды.
Игорь Паньшин күргәннәрдән канәгать калды һәм соңыннан экспозицияләр арасында Россия идарәсе Фәнни-техник специалистларын кызыксындырырга мөмкин үрнәкләр булуы турында белдерде.