«Хәзерге яшәеш куркынычсызлыгы проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк» III Халыкара фәнни-практик конференция Казанда эшен “Гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык” секцион утырыш ачышы белән башланды. Утырышта Россия һәм чит ил куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендәге төп специалистлар, экспертлар һәм галимнәр катнашты. Бу елны куркынычсызлык проблемаларына кагылган конференция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән оештырылган «Куркынычсызлык һәм элемтә» форумы рамкаларында узды.
Утырыш ТР Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы – ТР гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры, эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин кереш сүзеннән башланып китте. Анардан соң “Россия гадәттән тыш хәлләрдән соң кыска вакытта психологик ярдәм күрсәтү технологияләре” турында Россия МЧС ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте директоры урынбасары чыгыш ясады. Барлык җыелганнарны аеручы Светлана Байда чыгышы кызыксындырды. Ул 2014-2040 еллар эчендә Россия һәм Дөнья социаль үсеш прогнозы һәм глобаль катастрофалар чыгуы мөмкинлеге турында сөйләп китте. Татарстан Республикасы Россия МЧС министр урынбасары Олег Степущенко чыгышы “Гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү Бердәм дәүләт системасын информацион тәэмин итү” темасына багышланды. Шулай ук ул узган елда башкарган эш турында искә төшереп китте:
- Cell Broadcast төрендәге мобиль элемтә технологияләре аша халыкка хәбәр итү пилот проекты булдырылды.
- 2013 елда Казанда Бөтендөнья XXVII җәйге Универсиада хәбәр итү систмалары хәбәрләрен тотып алу пунктлары булдырылды.
- 3 телеканал («ТНВ», «Россия-1», «Россия-К») һәм радиодулкыннарын тотып алу пунктлары булдырылды.
- “Таттелеком” ААҖ белән бергә барлык бердәм дежур диспетчер хезмәтләрендә КВ-радиоэлемтә урнаштырылды.
- 2013 елның 30 ноябренә Татарстан Республикасында 197 табигый куркыныч зоналарда халыкка комплекслы ашыгыч хәбәр итү системалары тәэмин ителде.
Шулай ук халык куркынычсызлыгы өлкәсенә кагылган төрле актуаль проблемалар турында докладлар белән күп кенә Россия һәм чит ил куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендәге төп специалистлар, экспертлар һәм галимнәр чыгыш ясады. Иртәгә, 28 февральда, конференция эшен «Корстон» ГТРКда дәвам итәчәк.