ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 25 нче июненнән 26 на кадәрь Санкт-Петербургта “Конгресслар Сарае” дәүләт комплексы” территориясендә Информацион һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия “IT Диалог-2015” форумы үтте. Россия Федерациясе элемтә һәм күпләп коммуникация министрлыгы ярдәмендә Мәгълүматлаштыру һәм элемтә буенча комитет оештыручы булган. Быел бу чарада 37 Россия регионының профиль IT-минстрлык һәм ведомстволарның вәкилләре катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәтнең икенче Федераль янгынга каршы хезмәтнең отряды янгын сүндерүчеләре йөгерүдә гадәттәгечә җиңүчеләр булып чыкты. биш ел рәттән җиңел атлетика кроссы буенча республика ярышлары бер үк сценарий буенча уза – гомуми төркем нәтиҗә буенча Әлмәт җыелмасы үзгерешләрсез финишка беренче булып килә.

Мондый аяныч статистиканы бүген республика су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган брифинг вакытында Татарстан Республикасы ГО эшләре һәм ГТХ буенча министр урынбасары Олег Степущенко яңгыратты. Бу хәлне төзәтер өчен Татарстан җитәкчелеге “кыргый” пляжларны ГТХМ, ЭЭМ һәм җирле администрацияләрнең оператив төркемнәренең контроле астына куеп, Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләрен үтәмәү өчен акчалата штраф алуга рөхсәт бирә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 11 кеше коткарылган, 3 кеше зарар күргән.


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында күчмә оператив төркемнәр эшли башлады. Алар су янында күп кеше ял итә торган урыннарны күзәтеп тора, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә. Күзәтүгә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе территориаль бүлекчәләренең, муниципаль берәмлек органнарының вәкилләре (шул исәптән торак пунктларның старосталары да) һәм башкарма хакимияте федераль органнары территориаль органнарының вәкилләре тартыла.

ВДПО ның Татарстан республика бүлекчәсе хезмәткәрләре Казан шәһәренең Башкарма комитеты Гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары белән бергә Урицкий исемендәге паркта “Имин җәй” иҗтимагый акциясен уздырдылар. Бу чарада 99 нчы һәм 133 нче Казан мәктәпләренең мәктәп лагерларында ял итә торган илледән артык кызлар һәм малайлар гына түгел, ә шул көндә паркта йөргән кешеләр дә суда имин тәртип тоту белемнәренә һәм янгын иминлеге кагыйдәләренә өйрәнде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 91 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 42 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

2015 елның 29 нчы июнендә 0 сәгать 30 минутта Кама су юллары диспетчерыннан Тукай районы “Бытовик” бакчачылар җәмгыяте янында Кама елгасының 1 632 нче километрында 1 000 тоннадан артык ком һәм чуерташ катнашмасы белән йөкләнгән Р-540 баржасы РТ-356 буксиры белән әйләнүе турында хәбәр килде. 1985 елда туган икенче смена капитаны һәм 1980 елда туган рулевой-моторист баржа әйләнгәндә аны ташлап китергә җитешкәннәр. Тагын бер смена капитаны – смена механигы әйләнү вакытында эткечнең капитан рубкасында булган иде һәм чыгып котылырга җитешмәгән.


26
июнь, 2015 ел
җомга

Биектау районында бүген Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең кинология хезмәтенең эзләү-коткару төркемнәрнең ачык ярышлары үтте. Биш көн буе 76 кинология төркемнәре шәхси һәм төркем нәтиҗәдә ярышалар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International