Бүген кызыксынган идарәчелекләрнең җитәкчеләре мәктәпләр яңа уку елына әзер булганнары турында фикер уртаклашыр өчен Министрлар Кабинетында чираттагы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге буенча комиссия утырышында җыелдылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 0 янгын.
2015 елның 14 августыннан 16 августына кадәрь 47 кеше һәм 9 берәмлек техникадан торган ГТХМ вәкилләре “Бөек Болгар” Бөтенроссия тарихи реконструкция фестиваленә килгәннәрнең иминлеген тәэмин итте. Өч көн эчендә фестивальнең 400 катнашучысы һәм 25 меңнән артык кунагы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музее территориясендә бигрәк тә бай программа белән танышты: балалар һәм өлкәннәр мәйданчыкларының эшләре, урта гасыр сугышлары, ат ярышлары, профессиональ төркем сугышлары, ут тамашасы, тарихи аш-су, кулдан ясалган эшләнмәләр ярминкәсе.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 12 кеше коткарылган.
Гадәттәгечә Россия төркемен һәм аның һөҗүмчесен, Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары, ТР Эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллинны рухландырыр өчен гадәттән тыш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре җыелдылар. Ахыргы нәтиҗәдә Россия төркеме файдасына 9:3. Илһам Насыйбуллин туганнарына, якыннарына, хезмәттәшләренә Россия төркеме уңышын теләгән өчен һәм җиңү стимулын биргән өчен рәхмәт әйтте.
Яңа уку елы алдыннан Идел буе районы күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре бүген 35 нче Казан мәктәбенең янгын иминлеге хәлен тикшерделәр.
- Тикшерүләр июльдә үк башланган иде, - диде Казан шәһәре буенча күзәтү эшләр бүлегенең башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Дмитрий Приказчиков һәм мәктәпләр янгын иминлиге таләпләренең 100% башкарылган вакытта гына кабул ителәчәге турында хәбәр итте.
Су полосы буенча Россия җыелма төркеме “Мастерс” ярышында ярым финал матчын уңышлы тәмамлады. “Динамо-Мастерс” Үзбәкстан җыелма төркемен 23:4 исәбе белән җиңде. Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары, ТР Эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллинны рухландырыр өчен гадәттәгечә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре җыелдылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 88 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.
2015 елның 12 нче августында Казан шәһәрендә Дубравная урамы буенча фатирларның берсендә янгын булды. Янгын нәтиҗәсе буларак, 2009 һәм 2011 елларда туган малайлар һәлак булган, аларның 2006 елда туган сеңелен янгын сүндерүчеләр коткарган. Янгынның алдан сәбәбе – балаларның берсе ут белән уйнаган. Балаларны караучысыз үзләрен генә калдыру аларның үлеменә булышкан.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре FINA паркында имин яшәү рәвешен пропагандалау буенча тагын бер акцияне уздырдылар. Түбән класс малайлары һәм кызлары, шулай да аларның ата-аналары Россия ГТХМ 25 еллыгына һәм Татарстан Республикасы ГТХМ 20 еллыгына багышланган ГТХМ акциясендә актив катнаштылар. Культура программасын Күзәтү эшләре идарәсе инспекторлары, янгын сүндерү хезмәте бүлеге, ГИМС хезмәткәрләре, Татарстан баш идарәсе матбугат хезмәте һәм ВДПО ның Татар региональ бүлеге белгечләре оештырды.