ТР ГТХМ вәкиле Илһам Насыйбуллин уйный торган су полосы буенча Россиянең “Динамо-Мастерс” төркеменең спортчылары Чемпионатын ярышларының соңгы баскычына менеп җиттеләр

2015 елның 14 августы, җомга

Су полосы буенча Россия җыелма төркеме “Мастерс” ярышында ярым финал матчын уңышлы тәмамлады. “Динамо-Мастерс” Үзбәкстан җыелма төркемен 23:4 исәбе белән җиңде. Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары, ТР Эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллинны рухландырыр өчен гадәттәгечә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре җыелдылар.

Россия җыелма төркеменең финал уены 15 нче августта булачак. Су полосы буенча “Master old fellows” (Бразилия) һәм “Евроспортинг” (Италия) җыелма төркемнәре арасында бүгенге ярым финал уенының нәтиҗәсе ярышларның соңгы уенында “Динамо-Мастерс” ярышташын билгеләп куячак.Очрашу 12 сәгать 30 минутта “Олимп” бассейнында башлана. Керү түләүсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International