Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 12 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
16.08.2015 ел 04.25 Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ поселыгы, №6/11 йорт.
Биш катлы панель торак йортның беренче каттагы ике бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыга. Мәйданы 6 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 12 кешене коткара, шуларның 4се бала. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.