2015 елның 12 нче августында Казан шәһәрендә Дубравная урамы буенча фатирларның берсендә янгын булды. Янгын нәтиҗәсе буларак, 2009 һәм 2011 елларда туган малайлар һәлак булган, аларның 2006 елда туган сеңелен янгын сүндерүчеләр коткарган. Янгынның алдан сәбәбе – балаларның берсе ут белән уйнаган. Балаларны караучысыз үзләрен генә калдыру аларның үлеменә булышкан.
2015 елның 13 нче августына янгыннарда 11 бала һәлак булган, 9 бала җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук вакыты эчендә мондый куркыныч статистиканың саны туры килүенчә 6 һәм 14 бала. Һәлак булганнарның бишесе өйдә үзләре генә караучысыз калдырылганнар иде.