2015 елның 14 августыннан 16 августына кадәрь 47 кеше һәм 9 берәмлек техникадан торган ГТХМ вәкилләре “Бөек Болгар” Бөтенроссия тарихи реконструкция фестиваленә килгәннәрнең иминлеген тәэмин итте. Өч көн эчендә фестивальнең 400 катнашучысы һәм 25 меңнән артык кунагы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музее территориясендә бигрәк тә бай программа белән танышты: балалар һәм өлкәннәр мәйданчыкларының эшләре, урта гасыр сугышлары, ат ярышлары, профессиональ төркем сугышлары, ут тамашасы, тарихи аш-су, кулдан ясалган эшләнмәләр ярминкәсе.