КЧСПБ утырышында мәктәпләр уку елына әзер булганнары турында фикер уртаклашылды

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген кызыксынган идарәчелекләрнең җитәкчеләре мәктәпләр яңа уку елына әзер булганнары турында фикер уртаклашыр өчен Министрлар Кабинетында чираттагы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге буенча комиссия утырышында җыелдылар.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары – янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев гомумбелем мәктәпләрнең янгын иминлеге хәле турында сөйләде. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, Лариса Сулима мәктәпләр һәм балалар бакчалары әзер булуы турында гомуми доклад белән чыкты. Республиканың гомумбелем мәктәпләренең санитар-эпидемиологик иминлеге һәм таләпләре турында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

2015 елның 17 нче августына Дәүләт янгын күзәтү (ГПН) хезмәткәрләренә кабул итүгә 1 720 мәктәп китерелгән. Бу мәктәпләрнең гомуми саныннан 94% тәшкил итә. 1 513 мәктәп буенча яңа уку елына әзер булу турында актларга кул куелган. Бу кабул итүгә китерелгән мәктәпләрдән 88% тәшкил итә. Шулай итеп, ГПН хезмәткәрләре 207 мәктәп буенча әзер булу актларына кул куймаган, 110 мәктәп  кабул итүгә китерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International