ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәтнең икенче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды 2015 ел сезонының коткаручыларын ачыклады. Конкурста катнашыр өчен Әлмәтнең спорт үзәгенә 13 янгын сүндерүче килгән – һәрбер янгын бүлегеннән берешәр вәкиле һәм шул ук кадәрь каравыл башлыгы. Алар теоретик һәм практик ярышларда катнашкан. Җыелган баллар суммасы буенча “Иң яхшы янгын сүндерүче” исемен ПЧ-14 (Баулы) бүлегеннән килгән Фәнил Төхбәтуллин җиңде, каравыл башлыклары арасында ярышларда ПЧ-21 (Карабаш) бүлегеннән килгән Рафис Хәсәншин җиңде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  75 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 21тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зара күргән, 1 кеше коткарылган.


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Су полосы буенча Россия җыелма төркеме “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионатында ярышларда өченче тапкыр җиңделәр. “Динамо-Мастерс” Россия җыелма төркеме 15:11 исәбе белән Бразилия ветераннарын җиңеп ярышларның ярым финалына чыкты. Үзенең хезмәттәшен, Илһам Насыйбуллинны, рухландырыр өчен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре тагын бер тапкыр “Олимп” бассейнында җыелдылар. 14 нче августта җомга көне ярышларның ярым финалы булачак. Төркемебез тагын Үзбәкстан төркеме белән очрашачак.

һәлакәт Дубравная урамы, 3 адресы буенча күп фатирлы 9 катлы торак йортта булган. Янгын турында хәбәр бер шәһиттән 10 сәгать 55 минутта килгән. Янгын 3 бүлмәле фатирда булган. Яну мәйданы 16 кв. метр тәшкил итте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  76 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.


11
август, 2015 ел
сишәмбе

Россиянең “Динамо-Мастерс” төркеме “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионатында су полосы буенча ярышта икенче матчын Италия ветераннары белән үткәрде. ТР ГТХМ министры урынбасары Илһам Насыйбуллин уйный торган төркемебез  Апеннин тауларыннан килгән спортчыларның каршылыгын егып 10:6 исәбе белән җиңде. эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин башлыгында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелегеннән башка төркемебез уңышын теләргә бүген ТР ОГО ФСО “Динамо” Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та килде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган. 


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең бөтен җитәкчелеге һәм шулай да гадәттән тыш идарәсенең башка хезмәткәрләре “Мастерс” категориясендә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында Үзбәкстан төркеме белән башлангыч матчта бергәләп су полосы буенча “Динамо-Мастерс” Россия җыелма төркеме уңышын теләде, чөнки динамочылар составында Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары, ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару башлыгы, ССРБ спорт мастеры Илһам Насыйбуллин уйнаган иде. Безнең төркемебез 25:3 исәбе белән җиңде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.


7
август, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты, шулай да Кама Тамагы муниципаль районында берничә иҗтимагый объектлар төзелешен тикшереп карады. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов озата бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International