Республикада мәктәпләрнең янгын иминлеге хәле тикшерелә

2015 елның 14 августы, җомга

Яңа уку елы алдыннан Идел буе районы күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре бүген 35 нче Казан мәктәбенең янгын иминлеге хәлен тикшерделәр.

- Тикшерүләр июльдә үк башланган иде, - диде Казан шәһәре буенча күзәтү эшләр бүлегенең башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Дмитрий Приказчиков һәм мәктәпләр янгын иминлиге таләпләренең 100% башкарылган вакытта гына кабул ителәчәге турында хәбәр итте.

 Дмитрий Приказчиков сүзләренчә, хәзергә 180 Казан мәктәпләреннән 100 гә якыны тикшерелгән. 64 уку биналарында кагыйдә бозулары табылмаган. Калганнарында вак бозулар бар: эвакуация юлларын каплау, капиталь ремонт, ут сүндергечләр яңадан корылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International