Бүген Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы системаларын үстерү мәсьәләләре буенча идарәара комиссия утырышын үткәрде. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Таһир Кәримуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары һәм идарәчелекләренең җитәкчеләре.
Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләрнең вәкилләре белән халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм авария-коткару хезмәтләренең эше турында республика законнарын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтәсе үтте. Чараны Законлык һәм хокук тәртибе комитеты оештырган. Видеоконференция элемтәсен Комитет Рәисе Шакир Ягудин үткәргән.
Янгын сүндерү хезмәте елында Чаллы янгын сүндерүчеләре Совет Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбенең укучыларында кунакларда булдылар. Очрашуда балалар янгын сүндерүчеләрнең авыр хезмәте турында әңгәмәдән генә түгел, ә янгын сүндерү хезмәте турында видеофильм да карап белделәр. ПСЧ-72 каравыл башлыгы урынбасары Камил Ганиев балаларга үзе сайлаган һөнәренең серләрен ачты.
Ташкын хәленең контроле ТР ГТХМ ның 82 вакытлы күзәтү гидропостыннан һәм Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
2016 елның 11 нче апрельдә 15:30 да Яңа Авыл һәм Шомбыт торак пунктлары арасындагы юл эрегән су белән ашалуы турында хәбәр килде. Район администрациясенең тышкы киңәшмәсе үткәрелде. Анда юлны кичектермәгән рәвештә төзәтү турында карар кабул ителде. 17 сәгать 50 минутта юл бөтенләй төзәтелгән иде. Нәтиҗәләрне бетерер өчен тартылган көчләр һәм чаралар: 12 кеше, 8 берәмлек техника, шул исәптән Русия ГТХМ нан 2 кеше, 1 берәмлек техника.
12 нче апрельдә 13:06 да 112 телефоны буенча Мамадыш районында Нократ аша күпер янында балыкчылар һәлакәт кичергәннәре турында хәбәр килде. ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең 5 нче зональ эзләү-коткару коткаручылары, шулай да Мамадыш янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының башлыгы балыкчыларга ярдәмгә чыктылар.
“Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” фәне буенча иң яхшы унсигез укытучы Казанга 2015/2016 уку елының “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы” республика конкурсының финал этабында катнашыр өчен җыелдылар. Конкурс 60 нчы Казан мәктәбенең укыту-җитештерү комбинаты нигезендә үтте. Быел конкурсның бөтен катнашучылар өчен Сингапур укыту юлын куллану ачык дәресләрнең кирәкле элементы булган, димәк дәрес башланыр алдыннан укучылар күрсәтүче сораулар буенча дәрес темасын билгеләргә һәм аның эчтәлегенә актив рәвештә кереп китергә тиеш.
Бу кешенең хәтеренә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре ел саен 53 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Геннадий Климин Кубогына волейбол буенча ярышларны оештыралар. Ярышларга федераль янгынга каршы хезмәт 8 нче отрядының гамәлдәге хезмәткәрләре генә түгел, ә пенсионерлар, янгын сүндерү хезмәтенә күп елларын багышлаганнар һәм Геннадий Климин җитәкчелегендә эшләгәннәр килә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, кипкән үлләне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше коткарылган.