Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 129 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 41 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 51 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, эзләү эшләренә –3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.
26.04.2016 ел 09.10 Менделеевск шәһәре, Пионерлар урамы, 2 нче а йорты.
Урындыклар ясый торган складта ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәне дөрес үтәмәү.
26.04.2016 ел 12.35 Саба МР, Шемордан авылы, Тимер юл урамы, 23 нче йорт.
Сарайда ут чыга. Мәйданы 70 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 1952 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.