Ачык ялкынны куллану һәм учакларны ягуның яңа тәртибе. Янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәмәүчеләр артыннан галәмнән күзәтеп торалар

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ММЧ өчен гадәттәгечә брифингта “Гамәлгә кергән янгын куркынычсызлык таләпләренә өстәмәләр турында” доклад белән янгын күзәтү буенча ТР баш дәүләт инспекторы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Максим Трущин сөйләде. Ул, законнар яңалыгына туры китергәнчә, учакларны махсус җиһазландырылган урыннарда гына ягырга ярый, шулай да кагыйдәләрне үтәргә кирәк икәнне әйтте. Шул ук вакытта җирдә коры чирәмле үсемлекләрне яндыру җилсез һавада, территория аерым янгынга каршы режимга кермәгән булса, ярый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International