Ташкын хәленең контроле Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла. Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су дәрәҗәсе 53,69 м (0 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м. Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су дәрәҗәсе 63,72 м (-18 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м. Түбән Кама ГЭС та түбән бьефның дәрәҗәсе 58,22 м (+36 см), югары критик дәрәҗә билгесе 60 м.