Янгын куркынычлы вакытта гадәттән тыш хәлләргә һәм һәлакәтләргә җавап итергә әзер. Татарстанда Бөтенрусия команда һәм штаб күнегүләренең өченче этабы башланды

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

2016 елның 25 нче апреленнән 28 нче апрельгә кадәрь Русия ГТХМ язгы ташкын һәм табыгый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб күнегүне үткәрә. Татарстан Республикасында күнегүләр берничә этап аша үтә. Бүген өйрәнүләр буенча Казан шәһәре Мирный авылының көнбатыш кырыенда урман яна башлаган. Ут торак йортларга бик якын килеп җиткән. Урман янгыны зонасына 65 кеше, шул исәптән 10 бала тора торган 25 йорт эләгә ала. Социаль мөһим һәм потенциаль куркыныч объектлар табигый янгын зонасына эләкмәгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International