Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләренең аеруча игътибарында беренче чиратта урманга якын торган торак пунктлар. Язгы һәм җәйге янгыннар профилактикасы ысуллары – сөрү, минераллы юлларны салу, вакытында чүп-чарны һәм коры-сарыны чыгару һәм учак ягуны булдырмау. Авыл башлыклары, моннан тыш, янгынны сүндерергә җайлаштырылган техниканың, кешеләрне белдерү системаларның төзеклеген һәм ашыгыч очракта кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктлары әзер булуын тәэмин итәргә тиеш. Урман хуҗалыгы эшчеләренең дә бурычлары бар.