Татарстанда ташкын үтүе буенча экстремаль хәлләр көтелми

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Моның турында “Татар-Информ” МА пресс-конференциясендә ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко әйтте. “Хәзер Югары Иделдә һәм Камада ташкын дулкыны кимеп бара”, – диде җир астын куллану буенча ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин. 20 нче апрельдән мөмкинчә максималь ташлау чыгымнары билгеләнеп куелган – секундка 29 мең кубик метр. Алар Югары Идел, Кама, Нократтан агылулар кимегәнче дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International