Россия ГТХМ бурычы - балаларның җәйге ялын куркынычсызлык белән тәэмин итү

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Бүген милли кризис хәлләр идарә итү үзәгендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков “Балаларның җәйге ялын куркынычсызлык белән тәэмин итү” дигән темага селектор җыелышын уздырды.

Җәйге каникул вакыттында Россия МЧС күзәтүчелек органнар каршында төп бурыч булып  - җәйге сәламәтләндерү лагерьләрне янгын куркынычсызлык белән тәэмин итү тора. Бүгенге көндә 2700 объект тикшерелде, 2400 эвакуация күнегүләре, 4,5 мең инсруктаж үткәрелде.

Россия Федерациясе башкарма хакимияте мәгълүматы буенча 2016 елда балалар ялы һәм сәламәте өчен 50 мең оешма эшлиячәк. Владимир Пучков йөкләмәсе буенча һәрбер лагерьдә янгын сүндерү посты булырга тиеш.

Быел су объектларында 3900 пляж ачылырга тиеш. 7900 кеше куркынычсызлык тәэмин итәчәк, шуларның 2760 кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе, 300 водолазлар – коткаручылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International