Яшел Үзәндә “Янгын сүндерүчеләр җыры” конкурсын уздырдылар

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Россия янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан 8 нче федераль янгынга каршы хезмәтенең отряды “Янгын сүндерүчеләр җыры” дигән конкурс уздырдылар.

Иҗади конкурсның әйдәүчесе янгын сүндерү сагының Яшел Үзән гарнизонның җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин булды.

- Ел саен профессиональ бәйрәмебездә без төрле тантаналы чаралар уздырабыз,  сугыш ветераннарын, янгын сүндерү сагының пенсионерларын, кадет сыйныфының укучыларын чакырабыз. Быел без иҗады конкурсны уздырырга уйладык. Янгын сүндерүчеләр арасында талантлар күп дип ошанып калам, алар үзләренең осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтәчәкләр. 

Тантаналы чараны ачкан вакытта гарнизон җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин барлык янгын сүндерү ветераннарны, шәхси составны, аларның гаиләләрен профессиональ бәйрәме белән котлады, һәм конкурсның катнашучыларына уңышлар теләде.   

 Конкурста барлыгы 6 команда катнашты, 12 чыгыш.  Барлык номерларын бәйсез жюри бәяләде. Профессиональ җырчылар кебек җырламасалар да, һәрбер җырны чын йөрәктән, чын күңелдән башкардылар.

"Хоровое исполнение" номинациясендә иң яхшылардан булып 8 нче отрядның җитәкче коллективы билгеләнде. “Соло” номинациясендә ПСЧ-52 өлкән янгын сүндерүчесе Айнур Гайсин җиңү яулады. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International