ТР буенча федераль янгынга каршы сагының беренче отряды ветераннарны котладылар

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Россия янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан ТР буенча федераль янгынга каршы сагының беренче отряды ветераннар, хезмәткәрләр һәм Түбән Кама халкы өчен зур бәйрәм ясадылар. Яратылган җырлар җырладылар, биеделәр, арабыздан киткән хезмәткәрләрне искә алдылар. Иң беренче чиратта отряд җитәкчеләре ветераннарны хөрмәтләделәр. 8 ветеранга МЧС медальләрен тапшырдылар. Янгын сүндерүчеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр янгынны су һәм күбек белән сүндерү, ДТПда зарар күрүчеләрне коткару һ.б.  Шулай ук, алар яңа янгын сүндерү техникаларын тәгъдим иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International