Республика территориясендә гидрологик хәл

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Ташкын хәленең контроле Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла. Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су дәрәҗәсе 54,24 м (0,31 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м. Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су дәрәҗәсе 63,74 м (+2 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м (2,16 м). Түбән Кама ГЭС та түбән бьефның дәрәҗәсе 58,46 м (+4 см), югары критик дәрәҗә билгесе 60 м. Алабуга шәһәренең су дәрәҗәсе 58.18 м. (+3 см), югары критик дәрәҗә билгесе 59.33м. Түбән Кама МР Кызыл Ачкыч торак пунктның  су дәрәҗәсе 56.95 м. (+5 см),  югары критик дәрәҗә билгесе 60 м. Кукмара районы Лубяны авылы Вятка елгасының су дәрәҗәсе 7,95 м (-2 см), югары критик дәрәҗә билгесе 7,5 м.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International