Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 1 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын, каралтыда – 6 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерлемәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында -– 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 2 очракның сәбәбе асыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
02.05.2016 ел 23.34 Лаеш МР, Орел авылы, СНТ «Весна».
Бакчачылар ширкәтендә янгын нәтиҗәсендә ике бакча йорты һәм сарай янган. Мәйданы 44 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1989 елгы ир-ат зарар күргән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.