Россия янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан 67нче кадет мәктәбендә куркынычсызлык көнен уздырдылар. Янгын сүндерүчеләр укучыларга ачык дәрес үткәрделәр. Янгын куркынычсылык кагыйдәләрен аңлаттылар, сәбәпләрен искә төшерделәр, гадәттән тыш хәлдә үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр. Дәрес вакытында көтмәгәндә балалар өчен тревога сигналы яңгырады. Һәрбер бала эвакуация маршрутын уңышлы үтте, өлкән сыйныф укучылары кечкенәләргә ярдәм иттеләр. Әлеге биремне алар яхшы билгегә тапшырдылар. Укучыларга куркынычсызлык көне бик ошады.