Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Дошман белән гадәттәге ату чараларын куллану шартларында тынычлык вакытыннан сугыш вакытына күчү буенча чараларны башкару бүген Казанда Татарстан Республикасы башкаласының идарә итү органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән команда-штаб күнегүләре чикләрендә үткәрелгән иде. Окольная урамы буенча 94 нче торак йортта торучыларның күбесе бүген үзләренең йорттагы подвалында беренче тапкыр булганнар һәм дошман кинәт һөҗүм иткәндә нинди гамәлләр башкарырга икәнне һәм “воздушная тревога” сигналы игълан ителгәндә ракета һәм бомба һөҗүм очрагында үзең белән нәрсәне алырга икәнне белгәннәр.
Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча ОФПС-1 уку-күнегү полигонында күргәзмә янгын сүндерү тактикасы күнегүләре үткән. Анда сәнәгый предприятиеләрнең җитәкчеләре булган иде. Аларга янгын сүндерү техникасының һәм янгын сүндерүчеләрнең эшен күрсәткәннәр. Отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең барлыгы 12 берәмлек техникасы һәм 40 тан артык кешесе эшләтелгән.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә: су кату вакыты килеп җиткәнгә су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен хәтәр була башлый. Беренче чиратта судно йөртүчеләргә һава торышын исәпкә алырга (җил күтәрелгәндә суга чыкмау яхшырак), судно юлы чикләреннән имин ара тотарга һәм коткару чараларны (кече көймәдә булган һәр кешегә кидерелгән коткару жилетларын һәм коткару түгәрәген) сакларга кирәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын.
Суык вакыт килүе белән янгын янау вакыты да җитә. Статистика буенча бу вакытта янгыннарның күбесе торак секторда була. Йортларда янгыннар килеп чыгуның төп сәбәбе кеше факторы булып тора – газ җиһазларын куллану һәм файдалану кагыйдәләрен үтәмәү. Табигый газ шәһәр, авыл һәм дача шартларында газ плитәсендә ризык пешергәндә инде күптән үзебезнең ярдәмчебез булып тора. Әмма газ – ул контрольдән чыкканчы гына дус һәм ярдәмче.
Күнегүләрнең легендасы буенча ураган буларак куркыныч метеорологик күренешләр комплексы үткәнгә күрә көтү залында түбә корылышлары өлешчә җимерелгән. 40 кеше зыян күргән. Өемнәрнең күләме 250 кубик метр тәшкил иткән. Урыны белән янып китүләр янауы булган иде. Шундый сценарий буенча бүген Казан шәһәренең идарә итү органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән биш көн эчендә үткәрелә торган команда-штаб күнегүләренең беренче этабы башланган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырул буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Бу яңалык, шулай да гомумән республикада 112 ашыгыч чакырулар хезмәтенең эше турында “Татмедиа” да бүген үткән брифингта журналистларга хезмәт директоры Ольга Лозовая сөйләгән. Татарстан республикасында 112 системасы эшләгән вакытта 2009 елдан 2016 кадәр 112 номеры буенча барлыгы 7 млн. артык чакыру кабул ителеп эшкәртелгән. Абонентларның урта көтү вакыты 2014 елда 20 секундтан 2016 елда 6-7 секундка кадәр кимегән. Тәүлек эчендә уртача 5 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелә.
Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган һәм яше җитмәгән балалары булган гаиләләр тора торган өйләрдә һәм фатирларда автономияле янгын белдерүчеләрне кую буенча профилактик акция тәмамлана. Республиканың 45 муниципаль районнарында 1 нче ноябрьгә кадәр җирле администрацияләрдә һәм социаль яклау идарәләрендә теркәлгән 1 334 гаиләдә 5 336 янгын белдерүче куелачак.