Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырул буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
23.10.2016 ел 02.34 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, 10/52.
Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы фатирда ут чыккан. 2 кв.м. мәйданында матрац һәи ишек янган. Янгын нәтиҗәсендә, 1974 елгы ир-ат зарар күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
23.10.2016 ел 20.25 Каза шәһәре, Вахит районы, Спартаковская урамы, 1 нче йорт, Баскет-холл.
Бинаның беренче катында урнашкан сауныда ут чыга. Мәйданы 20 кв.м. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
23.10.2016 ел 12.50 Балык - Бистәсе МР, Кама елгасы, Троицкий-Урай авылы тирәсендә.
ГИМС хезмәткәрләре, 1974 елгы балыкчыны коткара. Фаҗиганең сәбәбе – суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.