Суык вакыт килүе белән янгын янау вакыты да җитә. Статистика буенча бу вакытта янгыннарның күбесе торак секторда була. Йортларда янгыннар килеп чыгуның төп сәбәбе кеше факторы булып тора – газ җиһазларын куллану һәм файдалану кагыйдәләрен үтәмәү. Табигый газ шәһәр, авыл һәм дача шартларында газ плитәсендә ризык пешергәндә инде күптән үзебезнең ярдәмчебез булып тора. Әмма газ – ул контрольдән чыкканчы гына дус һәм ярдәмче.