Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган һәм яше җитмәгән балалары булган гаиләләр тора торган өйләрдә һәм фатирларда автономияле янгын белдерүчеләрне кую буенча профилактик акция тәмамлана. Республиканың 45 муниципаль районнарында 1 нче ноябрьгә кадәр җирле администрацияләрдә һәм социаль яклау идарәләрендә теркәлгән 1 334 гаиләдә 5 336 янгын белдерүче куелачак.