Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә: су кату вакыты килеп җиткәнгә су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен хәтәр була башлый. Беренче чиратта судно йөртүчеләргә һава торышын исәпкә алырга (җил күтәрелгәндә суга чыкмау яхшырак), судно юлы чикләреннән имин ара тотарга һәм коткару чараларны (кече көймәдә булган һәр кешегә кидерелгән коткару жилетларын һәм коткару түгәрәген) сакларга кирәк.