Янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды башлыгы Алексей Шаповалов, тәҗрибәле янгын сүндерүче буларак, кул астындагы кешеләренең профессиональ осталыгына зур мәгънә бирә. Бу республикада отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең кизү каравыллары арасында хәрби җәелдерү буенча ярышларны үткәрә торган бердәнбер отряд. Өстәвенә, елга ике мәртәбә – кыш һәм көз вакытында. Соңгы чара күнегү полигонында 11 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр үткәрелгән иде. Һәрберсе 5 кешедән торган 56 кизү каравыл катнашкан. Ярышлар өч этаптан торган иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Махсус җиһаз ярдәме белән иярчен антеннасы белән идарә иткәннәр, күчмә идарә итү пунктында утырганнар һәм дә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең оператив штабның әгъзалары да булганнар – шундый мөһим рольләрдә булу Татарстан Республикасы Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә һәм ОФПС-7 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсиягә килгән 52 нче Казан гимназиясе укучыларының бәхетенә туры килгән. Укучылар өчен ачык ишекләр көнен ГТХМ хезмәткәрләре гражданнар оборонасы айлыгы һәм Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә оештырганнар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Янгыннарны сүндерү белән бәйле барлык категорияләрнең белгечләрен хәзерләү этапларының берсе – ул Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Уку үзәгендә урнашкан “Лава” ут полигонында дәрес. Полигон янгын барлыкка килү һәм җәелү буенча бөтен хәлләрне модельләштерә ала. Ут сынауын 26 янгын сүндерүче үткән. Катнашучылар арасында Русиянең күрше регионнарының янгын сүндерүчеләре дә булган: Киров өлкәсе, Удмуртия, Түбән Новгород, Мари Ил һәм Чуашия.
Өч Казан мәктәбенең җитмештән артык ГТХМ кадетлары “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына кушылган иде. Тантаналы чара 67 нче мәктәптә үткән. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы ВДПО ның “Яшь янгын сүндерүче” балалар хәрәкәте советы рәисе Гүзәл Әүхәдиева һәм ТР гамәли янгын сүндерү спорты федерациясенең җаваплы секретаре Валерий Гришенков булган иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
“Яшь коткаручы” шәһәр ярышлары Дербышки поселогында ике көн үткән иде. Кичә алты төркем, үзләренең коткару, ярдәм күрсәтү осталыгын, экстремаль хәлләрдә эшләүне, шулай да төркемдә эшләргә сәләт булганны күрсәтеп, байтак киртәләр һәм сынаулар аша үткән. Бөтен этапларның нәтиҗәләре буенча Яңа Савин районының төркеме лидер булып чыккан. Икенче урын – Вахитов районы артыннан. Авиатөзелеш районының мәктәп укучылары өченче урынны алганнар.
Яшел Үзән районында күп балалы, фәкыйрь гаиләләр тору урыннары буенча янгын белдерүчеләрен кую буенча акция дәвам итә. Халыкны социаль яклау органнары мәгълүматлары буенча районда идарәара исәптә 117 гаилә тора. Аларның тору җирләрен җиһазландырыр өчен 468 белдерүче бүлеп бирелгән. Исәптә булган бөтен гаиләләрне әйләнеп чыгарга һәм ярдәм акциясен ике атна эчендә тәмамларга планлаштырылган.