Янгын сүндерү хезмәте елына һәм көз каникуллары алдыннан 35 нче Түбән Кама лицееның 5 сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды составына керә торган 91 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия белән барып, янгын сүндерү хезмәте турында куп кызык һәм янгын иминлеге тәртибе турында белемле нәрсә белергә уңай туры килгән. Балаларны укытучылар һәм ата-аналар озатып йөргән.
Татарстан республикасында 1,5 меңнән артык шәхси өйләр һәм фатирлар тормыш тәэмин итүче ресурслардан сүндерелгән. Бу өйләрдә коммуналь бурычлар аркасында я газ, я электр юк. Бүген моның турында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чиратсыз утырышында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү эшләре идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Максим Трущин әйткән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Русия ГТХМ системасында янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Тәтеш муниципаль районы Олы Шәмәк мәктәбенең укучылары өчен экскурсия оештырып үткәргәннәр. Балаларга Русиядә һәм Татарстан Республикасында янгын сүндерү хезмәтен кору тарихын сөйләгәннәр, аларны янгын сүндерү депосында янгын сүндерүчеләрнең эше белән таныштырганнар. Балалар белән янгын иминлеге тәртибе турында әңгәмә үткәрелгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Дошман белән гадәттәге ату чараларын куллану шартларында тынычлык вакытыннан сугыш вакытына күчү буенча чараларны башкару бүген Казанда Татарстан Республикасы башкаласының идарә итү органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән команда-штаб күнегүләре чикләрендә үткәрелгән иде. Окольная урамы буенча 94 нче торак йортта торучыларның күбесе бүген үзләренең йорттагы подвалында беренче тапкыр булганнар һәм дошман кинәт һөҗүм иткәндә нинди гамәлләр башкарырга икәнне һәм “воздушная тревога” сигналы игълан ителгәндә ракета һәм бомба һөҗүм очрагында үзең белән нәрсәне алырга икәнне белгәннәр.
Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча ОФПС-1 уку-күнегү полигонында күргәзмә янгын сүндерү тактикасы күнегүләре үткән. Анда сәнәгый предприятиеләрнең җитәкчеләре булган иде. Аларга янгын сүндерү техникасының һәм янгын сүндерүчеләрнең эшен күрсәткәннәр. Отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең барлыгы 12 берәмлек техникасы һәм 40 тан артык кешесе эшләтелгән.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә: су кату вакыты килеп җиткәнгә су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен хәтәр була башлый. Беренче чиратта судно йөртүчеләргә һава торышын исәпкә алырга (җил күтәрелгәндә суга чыкмау яхшырак), судно юлы чикләреннән имин ара тотарга һәм коткару чараларны (кече көймәдә булган һәр кешегә кидерелгән коткару жилетларын һәм коткару түгәрәген) сакларга кирәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын.
Суык вакыт килүе белән янгын янау вакыты да җитә. Статистика буенча бу вакытта янгыннарның күбесе торак секторда була. Йортларда янгыннар килеп чыгуның төп сәбәбе кеше факторы булып тора – газ җиһазларын куллану һәм файдалану кагыйдәләрен үтәмәү. Табигый газ шәһәр, авыл һәм дача шартларында газ плитәсендә ризык пешергәндә инде күптән үзебезнең ярдәмчебез булып тора. Әмма газ – ул контрольдән чыкканчы гына дус һәм ярдәмче.