Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын. 

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.     

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

 

24.10.2016 ел 14.35 Казан шәһәре, Яңа-Савин районы,  Апас урамы, 11а йорты.

Ике катлы кирпеч торак йортта икенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. 20 кв.м. мәйданында җиһаз һәм көнкүреш техника яна. Янгын сүндерүчеләр, 1962 елгы ир-атны коткара һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыра. Янгынның сәбәбе – көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

24.10.2016 ел 14.36 Бөгелмә шәһәре, Комаров урамы, 22 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1937 елгы ир-атны коткара һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыра. Янгынның сәбәбе – көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

25.10.2016 ел  05.13  Зәй шәһәре,  Заводская урамы, 13 нче йорт.

Ике катлы кирпеч күп фатирлы торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 20 кв.м. Янгын сүндрүчеләр баскыч буенча ике кешене коткара. Янгын нәтиҗәсендә, 1967 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International