Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның 100 гә якын кешесе һәм 20 дән артык берәмлек техникасы уңайсыз метеорологик күренешләр нәтиҗәсе буларак халыкның тормышын тәэмин итүе бозылганы һәм авыр юл хәле барлыкка килүе аркасында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү вакытында РСЧС территориаль система асты органнарының җаваплавы һәм үзара эш итү буенча комплекслы күнегүдә катнашканнар.
89 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре Тукай муниципаль районында янгынны сүндергәндә яна торган сарайдан терлекне чыгарганнар. 2016 елның 21 нче декабрендә 14 сәгать 44 минутта Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авылында сарай яну турында хәбәр килгән. Сарайның мәйданы 50 кв. м. Зыян күрүче юк. ПСЧ-89 янгын сүндерүчеләре сарайдан хайваннарны, шул исәптән 2 бәрәнне, 2 дуңгызны, 15 куянны, чыгарганнар. Янгынның исәпләнә торган сәбәбе – электр җиһазны кую кагыйдәләрен үтәмәү.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 3 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар булды.
Сарман районында янгында 2011 елгы малай һәлак булган. 2016 елның 21 нче декабрендә 12 сәгать 5 минутта Сарман районы Саклаубаш авылында өй янганы турында хәбәр килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының вазифаларын ташкаручысы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең рәисе Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әмере буенча гражданнарның янгын һәм социаль иминлеген тәэмин итү, шулай да белем бирү, социаль объектлар һәм күп кешеләр җыела торган объектлар әзер булу юнелешләрендә яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен каршылауга хәзерләнү сораулары буенча киңәшмә үткәргән.
Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары пиротехник әйберләрне сату белән шөгыльләнә торган сәүдә нокталарында янгын иминлеге таләпләрен үтәүне тикшерү буенча рейдларны дәвам итәләр. Бүген ГТХМ хезмәткәрләре Казанның Яңа Савин районында бәйрәм фейерверкларын һәм салютларын сату буенча махсус кибетләрнең берсенә “кунакка” барган. Бөтен документлары тулы тәртиптә һәм янгын иминлеге таләпләренә туры килә. Сатучы кыз ут сүндергечне куллану белемен тел тидермәслек диярлек күрсәткән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 20 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 7 янгын, транспорт чарада – 6 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган.
2016 елның 20 нче декабрендә 19 сәгать 12 минутта Чистай шәһәрендә “ЦУМ” сәүдә үзәгендә янгын турында шахиттән хәбәр килгән. Янгын вакытында бинаның икенче катында 60 хайван булган иде. 19 сәгать 14 минутта беренче кизү каравылы янгын урынына килүгә беренче катта куе кара төтен чыга иде, янгын мәйданы 30 кв. м тәшкил иткән. 20 нче декабрьдә 2.58 дә янгын локальләштерелгән, 4.34 тә ачык яну бетерелгән. Янгын мәйданы 3 000 кв. метр тәшкил иткән. Зыян күрүче һәм үлүче юк.
Русия Федерациясе Коткаручы көне һөнәри бәйрәме һәм Яңа Ел алдыннан Яр Чаллы янгын сүндерү хезмәте гарнизонының хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен “Родник” мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылган. Бәйрәм чарасында 15 нче отрядның башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов килгәннәрне килеп җитә торган бәйрәмнәр белән тәбрикләгән.
Бүген дәүләт янгын күзәтү инекторлары пиротехник әйберләрне законсыз рәвештә сату һәм яңа ел бизәкләрен сатканда башка янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу фактларын табу максаты белән Казанның сәүдә павильоннары буенча рейд үткәргәннәр. ГТХМ хезмәткәрләре белән бергә рейдка республика ММЧ вәкилләре дә чыккан. Вьетнам базараның яңартылган павильонында сәүдә рәтләре тикшерүнең объекты булган. Казанда инде 8 сәүдә павильоны тикшерелгән. Әлегә янгын иминлеге линиясе буенча хокук бозучылар табылмаган.