«Чтобы не было беды, ты с водою не шути» дигән темага балалар рәсем конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгендә узды.
Бүген “Түбән Заречье” казан пляжында күп санлы ял итүчеләр су коенып һәм кызынып кына ятмадылар, алар суга баткан кешене коткару һәм аңа беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү күнегүләрен өйрәнделәр. Халык белән әлеге өйрәтмәләрне Казанның гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядының коткаручылары уздырдылар. Шулай ук, бу өйрәтмәләрдә Казанның ОСВОД коткару-җәмәгатьчеләре дә катнашты, алар әлеге пляжда көн саен дежур тоталар.
Көнкүреш газ шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләр алды.
20 июнь көнне Яр Чаллының, 48/05 Яңа шәһәр комплексында шартлау нәтиҗәсендә биш катлы панель торак йортның 81нче фатирында янгын чыга. Әлеге хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә 15 сәг.55 мин. килә.
Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет студентлары “Приволжье- куркынычсызлык территориясе” дигән иҗади конкурста җиңүчеләр булдылар. Әлеге конкурс Приволжск федераль округында 18 январьдән алып 30 апрельгә кадәр узды. Конкурс МЧС хезмәтен фәнни – практик максатыннан камилләштерү һәм Россия МЧС оешуының 20 еллыгына оештырылды.
Очрашуда эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре, киләсе елга куелган бурычлары турында сөйләштеләр. Шулай ук, Премьер – министрга ТР гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин ТР янгыннарның һәм кеше үлеменең кимүе турында мәгълумат җиткерде.