ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Халкымның күңел байлыгы тирәнлегенә исең – акылың китәрлек. Мәсәлән, хезмәт турындагы мәкаль һәм әйтемнәр генә алыйк: “Белгән белгәнен эшләр, белмәген беләген тешләр”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Эш сөйгәнне – ил сөяр”, “Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен”. Әлеге китерелгән мисаллар – халкыбызның күңел түреннән чыккан, гасырлар буе тупланган тәҗрибәнең нигезе. Никадәр фәлсәфи мәгънә салынган ул юлларга.


25
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе
Мәскәүнең 7нче клиник хастәханәсенә уртача хәле белән 1977 елгы Панявина Наталья( 1998 елдан алып ноябрь аеннан ул Товарищеская 32 а урамында урнашкан КГТУның тулай торагына пропискада кергән) китерелде.

21
гыйнвар, 2011 ел
җомга
 

Балык  Бистәсе районының Котлы – Бөкәш авылында күптән түгел ТР янгын сүндерү хезмәтенең яңа бүлекчәсе ачылды.  Шокер, яңа бинаны салырга туры килмәде бүлекчә иске бинада калды, аны бары тик муниципаль район ярдәме белән ремонтладылар.   Депо ике чыгуга исәпләнә. Җылы гаражда  әзер килеш ике ЗИЛ – 131 машиналары тора.  Авыл кешеләре шул ике машинага  бик шат булып торалар, чөнки хәзер янгын чыккан очракта аларга янгын сүндерүчеләр тизрәк килерләр.


20
гыйнвар, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Җәйге урман... Аның шифалы һавасы, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болыннарны, энҗе – мәрҗән бөртекләрне, зифа каеннарны, төз наратларны кешеләрне һәрчак үзенә тартып тора. Ял көннәрендә төркем – төркем кешеләр урманга ашыгалар. Берәүләр ярамаса да, ауга чыгалар, берәүләр ял итәләр, артларыннан тирән “эзләр”, “истәлекләр” калдыралар: агачларны сындыралар, учак ягалар... Туйганчы ял иткәч, учакларын да сүндереп бетермичә кайтып китәләр. Ут ялкыны йомшак яшел үләннәр өстеннән шуышып, агач кәүсәләренә үрмәли.

19
гыйнвар, 2011 ел
чәршәмбе
 

   Салкын, буранлы кышлар үтеп, ямьле яз айлары килеп җитте. Урамнарда,басуларда гөрләвекләр аккан чак. Кичләрен ташу тавышы әллә кайларга кадәр ишетелеп тора. Авыл мәктәпләрендә язгы каникулны шушындый юл өзегендә бирәләр. Без, бала – чага гөрләвекләр агызып уйнап кич җиткәнен дә сизмәгәнбез. Булсани! Дәресләр әзерлисе юк әле!Олы урамдагы дуслар белән саубуллаштык та, Айзилә белән үзебезнең урамга йөгердек.


18
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе
 

Кып – кызыл үзе,

Ялтырый күзе.

Ай –яй ул җитез,

Ялмап йота тиз.

Минем сүзем ут, янгын, шырпы, дөресрәге, “кызыл әтәч” һәм аның килеп чыгышының сәбәпләре турында барачак.

Янгын...Бу сүзне ишетүгә безнең тәнебездән салкын йөгереп узган кебек. Ни өчен бу шулай соң? Чөнки, минем уйлавымча, янгыннан да куркыныч нәрсә юк. Ул кечкенә генә саксызлык аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, бер кечкенә бала шырпы алып, аны кабызып, идәнгә яки җиргә ташларга мөмкин һәм берничә мизгелдән янгын чыгу ихтимал. Әгәр дә янгын сүндерүчеләр вакытында килмәсәләр, бу хәлнең ахыры бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә олылар кечеләргә ихтибарны күбрәк юнәлтәләр.


17
гыйнвар, 2011 ел
дүшәмбе
 

Әби – бабайлардан ишетеп, китаплардан укып, борынгы кешеләрнең ут белән файдалана башлаганнарын беләбез. Алар табигый утны бик кыенлык белән тапканнар. Учакны кабызгач, аны сүндермәскә тырышканнар. Чиратлашып учак янында торырга туры килгән аларга. Ә шырпыны ике гасыр элек кенә ясый башлаганнар. Шуннан соң ут кешенең ярдәмчесенә әверелгән: учакта ашарга пешергәннәр, ерткыч хайваннардан сакланырга ярдәм иткән, салкыннан коткарган. Утка Аллага табынгандай табынганнар. Соңрак ут кешеләргә зыян да сала башлаган.


14
гыйнвар, 2011 ел
җомга
 

РФ хөкүмәте йөкләмәсе буенча “Торак - 2011” операция кыссаларында тулай торак объектларны янгынга каршы хәлләрен тикшерү эшләре оештырыла.   


13
гыйнвар, 2011 ел
пәнҗешәмбе

13 гыйнвар көнне Краснооктябрьск урамында урнашкан  ике катлы иске торак йортта җыелып торган кардан түбә сыгылып төшкән. Әлеге хәбәр турындагы Гражданнар саклау идарәсенә оператив дежур тотучыдан 7 сәг. 52 минутта килә.  


11
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе
 

Яңа ел каникуллары вакытында, ягъни 31 декабрьдән алып 10 гыйнварьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 477 тапкыр чыктылар. Республикабызда 90 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 16 кеше һәлак булды, 5 кеше җәрәхәтләнде, 103 кеше коткарылды. Алдагы ел белән чагыштырып карасак, әлеге күрсәткечләр берникадәр яхшырак. 2010 елда янгын бүлекчәләре тревога буенча 501 тапкыр чыктылар. 118 янгын теркәлде. Янгында 21 кеше һәлак булды, 12 кеше җәрәхәтләнде, 117 кеше коткарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International