“Ут- дус та, дошман да”

2011 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе
 

Әби – бабайлардан ишетеп, китаплардан укып, борынгы кешеләрнең ут белән файдалана башлаганнарын беләбез. Алар табигый утны бик кыенлык белән тапканнар. Учакны кабызгач, аны сүндермәскә тырышканнар. Чиратлашып учак янында торырга туры килгән аларга. Ә шырпыны ике гасыр элек кенә ясый башлаганнар. Шуннан соң ут кешенең ярдәмчесенә әверелгән: учакта ашарга пешергәннәр, ерткыч хайваннардан сакланырга ярдәм иткән, салкыннан коткарган. Утка Аллага табынгандай табынганнар. Соңрак ут кешеләргә зыян да сала башлаган.

   Элек агач йортлар күп булган, шуңа күрә алар тиз янган. Янгын сүндерү машиналары булмаган, җигүле атлар гына файдаланылган. Арбага тик ике мичкә су сыйган, бу билгеле бер йортны ялмаган ялкынны сүндерегә дә җитмәгән. Янгын сүндерүчеләр балта һәм тимерләр белән генә коралланган. Шул рәвешле ялкынның таралуын гына чикләп тора алганнар.

   Янгыннар – бүгенге көндә даими куркыныч бәла – каза. Чөнки һәр йортта бик күп төрле электр приборлары эшли, газ плитәләре бар. Күп очракта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлми. Бу янгын чыгуга сәбәп булып тора да инде. Бик уүп янгыннар балаларның ут белән уйнаулары аркасында килеп чыга.

   Туган авылым Көчектә  җәй көне ике алты яшьлек малайлар, өлкән кешеләр булмаганлыкны тоеп, шырпы белән уйнаганнар. Шул сәбәптән ялкын бөтен каралты – кураларны урап алган. Кешеләр ярдәме белән генә өйне саклап калганнар. Мондый фаҗигане күргәч, мин утның нинди куркыныч дошман икәнен аңладым.

   Мондый бәла килеп чыкмасын өчен безгә бик сак булырга кирәк. Кечкенә сабыларны караучысыз калдырмаска, электр һәм газ приборларының төзек булуын күзәтеп торырга кирәк. Янгын чыгу куркынычын бер генә минутка да истән чыгарырга тиеш түгел без.

Булмасын иде янгыннар,

Күгебез аяз булсын.

Кояш чыксын елмаеп,

Шатлыклы көннәр тусын.

 

Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы

Лотфуллина Сөмбел Әнәс кызы иншасы   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International