Бүген Казан шәһәренең 89 нчы махсуслаштырылган унынчы сыйныф янгын сүндерү кадетлары концерт белән ТР буенча федераль янгынга каршы Укыту үзәгенә килделәр. Мондый зур бүләкне Ватаны Саклаучылар көне уңаеннан яшь янгын сүндерүчеләр үзләренең остазларына ясадылар. Ә Укыту үзәгендә балаларга һәрвакытта шат, бигърәктә махсуслаштырылган янгын сүндерү сыйныф кадетларына.
Бүген Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте идарәсендә янгын сүндерү буенча өйрәтмәләр узды. Бина янына 8 янгын сүндерү машина килде. Янгын – тактик өйрәтмә буенча янгын 5 нче катта кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыкты. Әлеге янгында идарәнең өч хезмәткәре бина эчендә кала. Өчесенең берсе бинаның түбәсенә менергә өлгерә, ә икесе бүлмәдә кала. Калган хезмәткәрләр исә урамга чыгарга өлгерәләр. Мондый бердәм өйрәтмәләр, янгын сүндерүчеләр өчен дә һәм наркоконтроль идарә хезмәткәрләре өчен дә кирәк һәм файдалы.
Кичә башкалабызда “Татстрой” акционерлык җәмгыятенең склад түбәсе ишелде. 1960 елгы кеше һәлак булды.
Бүген иртә белән Бөгелмә районында торак йорт янды. Янгында ике кеше һәлак булды. Фаҗига сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән килеп чыкты дип фаразлыйлар.
30 гыйнвар көнне 04 сәг. 47 минутта Кремлевская урамында 11 йортта урнашкан “Лепрекон” пабында янгын чыкты.