ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
 

Яңа елны каршылау бәйрәме безгә күп шатлык, куанычлар бүләк итә. Күтәренке кәеф үзенә генә хас бәйрәм рухы күңелләргә аеруча үтеп керә. Матур-матур уенчыклар, гирляндалар белән өебезне гадәттәгедән матуррак итү теләге тагын да арта. Ләкин, Яңа ел бәйрәмен янгын, ут фаҗигасе ямьсезләп ташларга мөмкин. Аны  булдырмас өчен янгынга каршы дәүләт хезмәте алдан ук кисәтеп куя.


20
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
 

Бүген Казанда бер катлы шәхси йортта сөрем газ исенә агуланып  өч кеше һәлак булды, шуларның берсе бала. Тагын алты кеше җәрәхәтләнде, шуларның икесе бала.  Фаҗига төтен юлы яраксыз булу, дөрес эшләмәве аркасында чыккан дип фаразлана.


16
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
 

Бүген 126 нчы гимназиядә 6 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе белән һәм ТРО ВДПО хезмәткәрләре катнашуында янгын куркынычсызлык темага брейн-ринг уздырдылар. Мондый формада, алтынчы сыйныф укучыларның, ачык дәресләре узды. Әлеге кызыклы дәрестә балалар янгынның чыгуын, аны сүндерү, эвакуация турында дискуссия алып бардылар.


14
декабрь, 2010 ел
сишәмбе

Бүген Идел буе район дәүләт күзәтүчелек идарә хезмәткәрләренә зур телевизор экранында  “Фонтан” шартлаткыч әйбернең эшләвен күрсәттеләр, моннан   тыш  әлеге шартлаткыч әйберләргә булган барлык документларын да тәкъдим иттеләр.


10
декабрь, 2010 ел
җомга
Бүгенге көндә  дүрт районда гадәттән тыш хәл саклана: Аксубай, Норлат, Яңа Чишмә, Чистай.

9
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

6
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе

5 декабрь  көнне 14 сәг. 06 мин. ТР 13 районы өлешчә утсыз калды. 267 торак пунктта электр чыбыклары өзелде. 


3
декабрь, 2010 ел
җомга

Бүген 3нче декабрь көнне 5 сәгать 35 минутта Самара – Волгоград трассасында. “Хайгер” вахта автобусы “КамАз”  машинасы белән капма каршы  бәрелеште.  Юл -трансорт һәлакәте нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды, 26 кешене Сарытау өлкәсендәге үзәк хастаханәгә озатылды.

Барлыгы автобуста йөртүчесе белән бергә 35 кеше булган, чамалаганча алар  барысы да  Татарстан кешеләре дип фаразлана.  Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кризис хәлләр идарә үзәгендә ышаныч телефоны  ачылды (тел: 292-64-09)

 Бүген 3нче декабрь көнне 5 сәгать 35 минутта Самара – Волгоград трассасында “Хайгер” вахта автобусы “КамАз”  машинасы белән капма каршы  бәрелеште.  Юл -трансорт һәлакәте нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды, 26 кешене Сарытау өлкәсендәге үзәк хастаханәгә озаттылар.

1
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Ниһаять навигация ябылды, ләкин кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләрнең моның белән эш кимеми. Сулыклар юка боз белән каплана башлый. Шуның белән куркынычлар да арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International