“Кызыл әтәч”

2011 елның 18 гыйнвары, сишәмбе
 

Ай –яй ул җитез,

Янгын...Бу сүзне ишетүгә безнең тәнебездән салкын йөгереп узган кебек. Ни өчен бу шулай соң? Чөнки, минем уйлавымча, янгыннан да куркыныч нәрсә юк. Ул кечкенә генә саксызлык аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, бер кечкенә бала шырпы алып, аны кабызып, идәнгә яки җиргә ташларга мөмкин һәм берничә мизгелдән янгын чыгу ихтимал. Әгәр дә янгын сүндерүчеләр вакытында килмәсәләр, бу хәлнең ахыры бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә олылар кечеләргә ихтибарны күбрәк юнәлтәләр.

Хәзерге көндә янгыннан саклану өчен төрле җиһазлар очратырга була. Алар төтен исен сизүгә моны кешегә алдан хәбәр итәләр (кычкыралар). Һәрбер бинада, мәктәпләрдә, кыскасы, җәмәгать урыннарында мондый җиһазларны очратырга була. Шулар белән беррәттән, мондый урыннарда янгын сүндерүче җайланмалар (огетушительләр) була.

                  2010 нчы елның җәе бик эссе һәм бик коры булды. Шунлыктан урманнар яну еш күзәтелде. Йорт яну, әлбәттә куркыныч. Ләкин аннан да куркынычы, урманнарның януы. Аны бит безнең әби – бабайларыбыз дистәләгән, йөзләгән еллар элек утырткан һәм безгә мирас итеп калдырган, үрнәк алырлык табигатебезнең бер могҗизасы. Урман бит бер ел эчендә генә үсми! Шуның өчен аны саклап тотарга һәм аның белән горурланырга кирәк.

Янгыннан сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International