Үзеңне төрле һөнәр иясе урынына куеп карасаң, кайберләре турында уйланып каласың. Үзеңә - үзең сорау бирәсең: “Бу һөнәр гаять авыр, аны башкарырга минем көчем һәм сабырлыгым җитәрме?” Бу хезмәтне башкаручыларга ихтыяр көче дә, куәт тә кирәктер бит?!Әйе. Башта мең сорау туа. Билгеле, бу сорауларга җавапны, вакытлар үтеп, тәҗрибә туплап кына табып була. Менә шундый һөнәрләрнең берсе – янгын сүндерүчеләр һөнәре.
“Бүгенге көндә батырлык эшләп буламыни?”- ди кайберәүләр. Әлбәттә, була. Янгын сүндерүчеләр көн дә диярлек бу куркыныч афәт белән очрашып тора. Бу батырлык түгелмени?! Янгын сүндергән вакытта көтелмәгән хәлләргә юлыгырга мөмкин. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән “аҗдаһа” авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый. Янгын сүндерүчеләрнең һөнәрен мин табиблар хезмәте белән янәшә куяр идем.
9нчы сыйныф укучысы Низамова А.Ф иншасы