Бәйрәм вакытында Республикабызда 90 янгын очрагы теркәлде, 16 кеше һәлак булды

2011 елның 11 гыйнвары, сишәмбе
 

Яңа ел каникуллары вакытында, ягъни 31 декабрьдән алып 10 гыйнварьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 477 тапкыр чыктылар. Республикабызда 90 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 16 кеше һәлак булды, 5 кеше җәрәхәтләнде, 103 кеше коткарылды. Алдагы ел белән чагыштырып карасак, әлеге күрсәткечләр берникадәр яхшырак. 2010 елда янгын бүлекчәләре тревога буенча 501 тапкыр чыктылар. 118 янгын теркәлде. Янгында 21 кеше һәлак булды, 12 кеше җәрәхәтләнде, 117 кеше коткарылды.

Янгыннарның төп сәбәпләре  түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру – 24 янгын, электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында – 22 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 15 янгын, җылыту приборлары төзек булмавы аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү -8 янгын,  ут төртүдән – 4 янгын, 16 янгыннарның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 95 тапкыр чыктылар, авария – коткару эшләре 36 тапкыр үткәрелде. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 117 тапкыр чыктылар. Шуларның 64 тапкыр ишекләрне ачу буенча, 30 тапкыр ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, 3 тапкыр кар чистарту буенча, бозда коткару операцияләренә -2 тапкыр(ике кеше коткарылды), башка чакырулар буенча – 14 тапкыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International