ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2011 ел
чәршәмбе

Җәй җитте, укучылар ниһаять җәйге каникулга чыкты. Аларның күбесе сәламәтләндерү лагерьләренә, авылларга кайта. Җәй көнне балалар урамда үткәрергә ярата, бигрәктә су коенырга. Быел су йөзү сезоны 5 июннән ачыла. 2010 елда суда 230 кеше батып үлде шуларның, 17 бала. 2011 ел  башыннан алып республикабызда 15 кеше суда батып үлде, 16 кеше коткарылды.


29
май, 2011 ел
якшәмбе
 

БЕЛЕШМӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ

Урман янгынны - үсемлекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.


25
май, 2011 ел
чәршәмбе

УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН 

Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман  хайваннарына ябышып аларның каннарын суыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.

Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.


23
май, 2011 ел
дүшәмбе

Әлеге ике яндыручы  №93 профессионль лицейның студенты  19 яшьлек Антон Капитонов һәм профессионль лицейның укучысы 17 яшьлек Ильнур Габрахманов булып чыктылар. Егетләр сүзләре буенча  үләнне алар эш булмаганлыктан яндырдылар. Яндырган шырпыны үләнгә ташлап, аның таралуын күзәтеп тордылар.


17
май, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәтнең “Аланс” стадионында янгын сүндерүчеләр үзләренең көчләрен  мини – футбол уенында сынаштылар.


12
май, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары  «Шаляпин Палас Отель» һәм  «Гранд Отель Казань» кунакханәләрен тикшерделәр.



9
май, 2011 ел
дүшәмбе
 

9 май көнне Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышына 66 ел тулуына зур тантана узды. Тантананың кульминацион ноктасы булып Меңъеллык мәйданында хәрби парадның узуы булды. Казан Кремель стеналары кырыеннан икенче Бөтендөнья сугыш вакытыннан Кызыл Армия солдатларының хәрби киемен киеп, колонна узу гадәте, яңадан торгызылды. Концерт программасында меңгә якын артистлар һәм башкаручылар катнашты.

 


20
апрель, 2011 ел
чәршәмбе

 

Әлмәтнең 6 балыкчы язгы бозның ныклыгын тикшерергә һәм тормышларын куркыныч астына куярга  уйладылар.  Балыкчылар балык тотар өчен Кама елгасына юл тоттылар. Балык тоту урынына алар барып  җиттеләр, әмма ярга  кире кайта алмадылар.  Кама елгасында су күтәрелә башлагач, боз ярдан аерылып, су агымы белән ага башлады. Шул аерылган бозда балыкчылар да калды.


19
апрель, 2011 ел
сишәмбе
 

Татарстанда эзләү-коткару хезмәте транспорт һәлакәтенә очраган кешеләргә ярдәмгә уртача 11,6 минутта барып җитә, Мари Элда – 9 минутта.

Татарстан территориясендәге юлларда транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән вазгыять Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аерым контрольда тора. Һәлакәт булган очрак буенча коткаручыларның ярдәмгә килеп җитү вакытын киметү, һәлакәткә дучар булганнарны коткаруда тактик бурычларны сыйфатлы үтәү өстенлекле бурычларның берсе санала, ләкин ведомствоара багланышлар урнаштырмый торып, моны үтәү мөмкин түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International