Яңа елны каршылау бәйрәме безгә күп шатлык, куанычлар бүләк итә. Күтәренке кәеф үзенә генә хас бәйрәм рухы күңелләргә аеруча үтеп керә. Матур-матур уенчыклар, гирляндалар белән өебезне гадәттәгедән матуррак итү теләге тагын да арта. Ләкин, Яңа ел бәйрәмен янгын, ут фаҗигасе ямьсезләп ташларга мөмкин. Аны булдырмас өчен бүген Приволжск районының янгынга каршы дәүләт күзәтүчелек хезмәткәрләре 127 нче мәктәп укучыларына өйрәтмә дәресләрен уздырдылар.
-Бәйрәмдә матур яшел чыршы булуы барыбызга да мәгълүм, - дип әйтте Приволжск районының ГПНның өлкән инспекторы Власова Римма Зәкфәр кызы. Аны һәр кайсыбыз мөмкин кадәр затлырак итеп бизәргә тырыша. Бизәү алдыннан иң беренче чиратта аны сулы яки комлы савытка утыртырга кирәк. Чыршының нык булуын, ботакларның диварга, ә очының түшәмгә тиеп тормавына игътибар итегез . Шулай ук яшел агач җылыту җайланмаларыннан ерактан торса да комачау итмәс. Бизәгәндә исә, кәгазьдән, мамыктан, саламнан ясалган уенчыкларны кулланмагыз, чөнки кәгазь, мамык, салам белән бизәү шәм, бенгаль утларын кабызу янгын чыгуга китерә дә инде. Еш кына чыршы янында балалар шаярып ут төртергә ярата. Бәйрәм көне балалар үзләренә аеруча игътибарлы булуын сорый. Өйдән, бинадан чыгып киткәндә электр җиһазларын, гирлянданы сүндереп чыгыгыз.
-Әлбәттә, Яңа ел бәйрәмендә шартлаткычлар, салютлар, бенгаль утлары да күп була, - ассызыклап үтте Приволжск районының янгынга каршы дәүләт күзәтүчелек җитәкчесе Игнатьев Андрей Львович. Аеруча петардалар белән сак булыгыз, алар 40 градус җылыда үзләреннән-үзләре яналар, шартлыйлар. Шунлыктан уенчык шартлаткычлар сатып алганда аларның иминлек документлары белән кызыксыныгыз. Бина эчендә бәйрәм чарасы барганда бенгаль утлары кабызмагыз, фейерверклар, петардалар шартлатмагыз.
Яңа ел бәйрәме күңелле һәм фаҗигасез үтсен. Бәйрәмнәр белән!