Сөйки авылында янгында өч кеше һәлак булды

2011 елның 11 декабре, якшәмбе

Кама - Тамагы муниципаль районының Сөйки авылындагы янгын турындагы хәбәр ЕДДСка 11 декабрь көнне 04 сәг. 35 минутта авыл торучылардан  килә. Янгын кеше тормаган йортта чыга. Әлеге йорт  беркатлы, бүрәнәле, түбәсе металлдан ясалган.  Янгын чыккан урынга тиз арада Сөйки авылының Ирекле янгын сүндерү сагының расчетлары һәм 116 нчы федераль янгынга каршы янгын сүндерүчеләре җибәрелде. Өч кеше мәете табылды, аларның кем икәнлеге хәзерге вакытта ачыклана.  Янгынның мәйданы 80 кв.метрны тәшкил иткән.  Янгын 05 сәг. 50 минутта сүндерелде, барлыгы 35 кеше һәм 12 техника катнашты.  Сәбәбе ачыклана.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International