Яңа ел бәйрәме уңаеннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең күзәтү идарә органнары бәйрәм чаралары уздырыла торган объектларда планнан тыш тикшерүләр оештырдылар. Бүген ОНД хезмәткәрләре Салих Сәйдәш исемендәге Зур Дәүләт концерт залында урнашкан “чыршыга” бардылар. Анда алар янгын куркынычсызлык таләпләрен тикшерделәр.
Зур концерт залын тикшергән вакытта Вахит районының ОНД хезмәткәрен Гараев Гаделне янгын сүндерүнең беренче чаралары, чыршының дөрес урнашуы һәм эвакуация юлларның хәлле кызыксындырды. Тикшерү барышында янгын ревизоры СМИ вәкилләре катнашуы белән бергә балалар утреннигы уза торган залда бернинди кимчелекләр тапмадылар. Зур концерт залның администраторы ут сүндергеч булуына бик зур игътибар бирде. Гадәттә 200 кв. метрга ике ут сүндергеч булуы мөһим, ә зур концерт залында алар хәттә дүртәү. Шуларның икесен чыршы астына качырганнар. Матур, төрле ялтыравыклы уенчыклар белән бизәгән чыршы таләпләргә туры килеп икенче катта тора. Шуны истә тотарга кирәк Яна елның төп символын 12 вольтлы гирляндалар белән бизәргә ярый. Мамык, шәмнәр һәм башка кабынып китүче әйберләр куярга ярамый. Балаларны тиз кабынып китүче синтетик киемнәргә киендерергә тәкъдим ителми.
Зур концерт залның җитәкче урынбасары янгын куркынычсызлык буенча җавап биргән баш инженер Зөлфәт Вәлиев шуны билгеләп үтте, кышкы каникул вакытында көн саен Кыш бабай һәм Кар кызы янына 600 бала кунакка киләчәк. Фойеда балалар уйнаган вакытта зур концерт залның хезмәткәре аларны күзәтеп торачак.
ОНД хезмәткәрләре көтелмәгән рейдларны РФ Хөкүмәте вазифасына туры китереп уздыралар ( Шувалов вазифасы 27.09.2011 г. №ИШ-П4-6810). Тикшерү барышында инспектор кимчелекләрдән тыш, янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча өйрәтмәләр уздырырга тиеш.