ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

    Бүген Лаеш районы Комлы Кавал торак пунктыннан ерак түгел Татарстан Республикасы Россия МЧС №2 эзләү һәм коткару хезмәте отряды коткаручылары десант әзерләү чаралары узды.  Отряд башлыгы Олег Сандомирский җитәкчелегендә 6 коткаручы вертолеттан 25м биеклектә бау ярдәме белән урманлы урынга һәм ачык яланга парашютсыз десантирование башкардылар.

Күзәтү эшчәнлеге бүлеге хәбәр иткәнчә,  2013 елда районда 27 янгын чыккан. 
Нәтиҗәдә 7 кеше һәлак булган (шуларның 3есе – балалар), 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган.
Янгын вакытында 6 йорт, 11 каралты һәм 4 автомобиль янган һәм зыян күргән. Зыян 3 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Әлеге фактлар буенча бүлек хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр һәм анализ үткәрелде, алар барышында 22 очракта янгын сәбәбе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен: атап әйткәндә, электр үткәргечләрен һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм алардан файдалану, мичләрне урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, ут һәм тәмәке белән саксызлык, шулай ук ут төртү тора, дип хәбәр итә Алексеевск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге тикшерүчесе Садиг Алескеров.  

Узган елның 16 декабреннән  ел саен “Пиротехника”  оператив-профилактика  операциясе уздырыла.  Шушы чор эчендә  петарда, хлопушка һәм фейерверкларны законсыз сатуны ачыклау  максаты белән 56 сату ноктасы тикшерелде.

Операция барышында пиротехника сату буенча 6 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. “Яңа Тура” технополисы  павильоны янында  шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән хатын-кыз  фейрверклар белән сату иткән. Норлат авылы кибетендә дә  шундый ук хәл ачыкланган. К.Маркс һәм Комаров урамнарында да  тиешле булмаган урыннарда пиротехника белән сату иткәннәр. Комсомольская урамында  һәм “Комарово” базарында пиротехника белән рөхсәтсез сату итү ачыкланган.

    Түбән Камада янгын куркынычсызлыгы темасына үткән республика конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре билгеләнде. Тантаналы бүләкләү чарасы шәһәр яшьләр һәм иҗат сараенда үтте.

    Татарстан Республикасы ФГКУ 56 ”ФПС 15 отряды”  бүген №47 Кадетлар мәктәбеннән кунаклар кабул итте. 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен экскурсия пожар частенең тарихыннан башланды. Аннары балаларның иң көткәне – янгын сүндерү машинасы һәм эш җиһазлары күрсәтелде. Кадетлар шулай ук янгын сүндерүчеләренең авыр эш, ял итү һәм яшәү шартлары турында белделәр. Укучыларның чара вакытында күп кенә сораулары булды. Балалар күргәннәр белән канәгать калдылар һәм гыйбарәтле дәрес өчен янгын сүндерү часте башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахутдиновка рәхмәтләрен белдерделәр.

21 гыйнварда Лубянда Тимер юл урамында бер торак йорт янды. Биредә фатирга кереп яшәүчеләр торган, янгын вакытында алар үзләренең кирәк-яракларын алып чыгарга өлгергәннәр. Хәзер зыян күрүчеләр икенче бер фатирга яшәргә күченгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Кече көймәләр дәүләт инспекциясе үзәге белгечләре Чулман елгасы буйлап боз кичүләре ачарга рөхсәт итте.


Боз кичүләре Алабуга районының Покровский авылын Түбән Кама районының Красный Ключ, шулай ук Мамадыш районының Соколка авылын Түбән Кама районының Яңа Закамье торак пункты белән тоташтырачак.

Боз кичүләре буйлап хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләр юлларын сизелерлек кыскарта ала. Мисал өчен, Покровский – Красный Ключ маршруты юлны – 80-90, Мамадыш районын Түбән Кама районы белән тоташтыручы кичү 100 чакрымга кадәр кыскарта.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган.  Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 янгынның сәбәпләре ачыклана. 

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 4тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 20 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

    Беренчесе – Мамадыш районы Соколка авылыннан Новозакамье торак пунктына кадәр, икенчесе –  Алабуга районы Покровское авыланнан Кызыл Чишмә торак пунктына кадәр сузылган.

    Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык кызыксынган гражданнарга бердәм ТР гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарә Министрлыгы һәм Росся МЧС ТР Баш идарәсе “ышаныч телефоны” номерын искә төшерә: (843) 292-64-09 (тәүлек буе эшли).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International