Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган.  Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 янгынның сәбәпләре ачыклана. 

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 4тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 20 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

22.01.2014 ел  07.40  Тәтеш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 29 нчы номерлы йорт

Ут өч катлы йортның өченче каттагы фатирда чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1946 елгы ир-ат мәетен табалар. Сәбәбе -  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

22.01.2014 ел  14.56  Казан шәһәре,  Вахитов  районы, Зелёная урамы,  11 номерлы йорт.

Ут биш катлы йортның икенче каттагы фатирда чыга. Мәйданы 0,5 кв.м. 1923 елгы хатын – кыз коткарылды. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International