ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

    ТР ВДПО Татарстан Республикасы бүлегендә яшьләр арасында 2013 ел өчен иҗтимагый-ориентлашкан эш йомгаклары ясалды.  Эш берничә юнәлеш буенча алып барылды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, газ җиһазларын янгын куркынычсызлык кагыйдәләренә туры китереп кулланмау  аркасында – 1 янгын,  кыска ялганыштан – 2 янгын.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Янгын күзәтчелеге хезмәте вәкилләре мәгълүматына караганда, үткән атнада элекке “Стинол” базасындагы янгында 2 кеше янып үлгән. Вакыйга буенча тикшерү эшләре бара. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районында янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Юрий Костин җиткерде.

    ТР Сарман муниципаль районы Түбән Кама янгынга каршы көрәш отряды Зур Нөркәй авылында аерым пост хезмәткәрләре гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына янгын куркынычсызлыгы турында дәрес үткәрделәр. Балалар дәресләрдән соң өйгә кайткач еш кына йортта кичкә кадәр берүзләре калалар. Элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү аркасында төрле куркыныч хәлләргә ләгәләр.

Ел саен янгыннар меңләгән кешенең гомерен кисә. Һәр 6-8 нче янгын балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыга. Сәбәбе – балаларны янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренә өйрәтмәүдә, кечкенәләрне өйдә үзләрен генә калдыруда. Бу баланың үзенә дә, гаиләнең башка әгъзаларына да куркыныч тудыра, зур гына матди зыян да китерергә мөмкин.

2014 елның 2 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендәге квартираларның берсендә янгын чыга. Бу вакытта анда 2003, 2005, 2006, 2008, 2010 елгы биш бала, шулай ук аларның 1975 елгы әтиләре Р. Бикмөхәммәтов була. Барысы да йоклыйлар. Ике бала авылда туганнарында кала, хатыны эштә була. Күршеләре әйтүенә караганда, бу эчкечелек белән мавыкмый торган, иркен тормышлы тыныч гаилә. 2006 елгы уллары, уянып, уйный башлый һәм әтисенең кабызгычын алып, келәттә әйберләр тутырылган капчыкка ут төртә. Төтен исенә уянган әтиләре бер ир-ат ярдәмендә өч баланы квартирадан алып чыга. Ә 2005 һәм 2008 нче елгы ике кыз башка йокы бүлмәсендә булалар. Алар ис газына агуланалар, агулану бик көчле була һәм балалар район үзәк хастаханәсендә җан бирәләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын. 3 кеше зарар күрде, 1 кеше коткарылды.  Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 3 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. 


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Татарстан Республикасында 2014 елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Безнең районда “Торак-2014” операциясе уздырыла. Күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче карт-карчыклар, гаугалы гаиләләр барысы да исәпкә алынды. Әлеге гражданнар яши торган урыннарда профилактик группалар йөри.

Күп тапкыр кисәтүләр ясалуга, профилактик әңгәмәләр уздырылуга карамастан, районның торак секторында әледән-әле янгыннар булып тора. Узган елның 30 декабреннән 31 декабренә каршы төндә Бөреле җәнлек совхозы поселогында Гагарин урамындагы торак йортта янгын чыкты. Әлеге адрес буенча килеп җиткән янгын сүндерүчеләр төтен баскан йорттан аның хуҗасын һәм кунакка килгән дустын коткардылар. Кунакның гәүдәсе һәм сулыш юллары 56%ка янган иде, аны республика клиник хастаханәсенә илттеләр. Янгынның сәбәбе – йорт хуҗасы өен җылыту өчен кулланган электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.

    Лениногорск районы Старая Письмянка авылында 19 гыйнварда  шәхси агач йортта кыска ялганыш нәтиҗәсендә ут чыга. 

    “Крещение” бәйрәме вакытында гадәттән тыш хәл чыгу мөмкинлеген кисәтү, масса-күләм кеше булу урыннарында тәртип һәм куркынычсызлык тәэмин итү – Яшел Үзән янгын сүндерү гарнизоны хезмәткәрләренең төп бурычы булды.

19 гыйнвар көнне кичке 18 сәгать 48 минутта янгын сүндерү бүлегенә Иске Писмәндә йорт яну турында хәбәр килеп ирешә. 
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 32 квадрат метр мәйданны биләп торган агач йорт тулысы белән яна торган була. Хуҗа кеше өйдән 3 балигъ булмаган баласын чыгарырга өлгерә, тик өйдән әйберләрен ташыганда, аяк-куллары пешеп, хастаханәгә озатыла. Янгын электр үткәргечендәге кыска ялганыштан килеп чыккан, ди, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре.
 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International