Яр Чаллы шәһәре кадетлары пожар частендә экскурсиядә

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Татарстан Республикасы ФГКУ 56 ”ФПС 15 отряды”  бүген №47 Кадетлар мәктәбеннән кунаклар кабул итте. 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен экскурсия пожар частенең тарихыннан башланды. Аннары балаларның иң көткәне – янгын сүндерү машинасы һәм эш җиһазлары күрсәтелде. Кадетлар шулай ук янгын сүндерүчеләренең авыр эш, ял итү һәм яшәү шартлары турында белделәр. Укучыларның чара вакытында күп кенә сораулары булды. Балалар күргәннәр белән канәгать калдылар һәм гыйбарәтле дәрес өчен янгын сүндерү часте башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахутдиновка рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International